Минзәлә районы ике номинациядә Татарстан конкурсында җиңүчеләр исемлегенә керде

2023 елның 4 феврале, шимбә

Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлеше буенча республика конкурсына йомгак ясалды
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлеше буенча X республика конкурсына йомгак ясалды.

Минзәлә муниципаль районы «Үзәк яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм төньяк-көнчыгыш зонасы буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнарында яңа ел чараларын уздыру " номинациясендә җиңүче булды.
Тәкермән авыл җирлеге «үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм биш зона төркеме (район үзәкләреннән тыш) буенча яңа ел чараларын үткәрү» номинациясендә 3 нче урынны яулады һәм 100 мең сум акча отты.
Яңа ел чараларын оештыруда һәм уздыруда, конкурс материалларын әзерләүдә катнашкан һәм безнең район өчен җан атып йөргән һәркемгә рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International