«Юбилейный» мәктәп укучысы ике дистанциядә иң яхшы өчлеккә керде
Түбән Кама шәһәрендә «Нефтехимик» СК «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ Россия МС призларына йөзү буенча ачык беренчелек булды.
Бу турнирда Минзәлә данын «Юбилейный» шәкерте Зөләйха Нәбиева (тренер – Әлфир Сафиуллин) яклады. Зөләйха 800 м (ирекле стиль) һәм 200 м (комплекслы йөзү) дистанцияләрендә өченче урын алды.