Минзәләнең өлкән буын вәкилләре Иске Яңа елны бәйрәм иттеләр

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

Бәйрәм Сабир Өметбаев исемендәге дәүләт татар драма театры бинасы фойесында узды.

Россиядә Яңа елны озак һәм киң колач белән билгеләп үтү гадәткә керде – гыйнварда без бер атнадан артык ял итәбез. Әмма бәйрәм кәефе рәсми каникуллар тәмамланганнан соң да саклана, чөнки 13-14 гыйнварга каршы төндә бөтен ил Иске Яңа елны билгеләп үтә. Шушы хөрмәткә Минзәлә районы ветераннар Советы өлкәннәр өчен бәйрәм чарасы үткәрде. Район башлыгы исеменнән бәйрәм кунакларын Яңа ел белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева котлады.

Яңа ел бәйрәмен ветераннар хоры үзенең күңелле җырлары белән ачты. Ветераннар советы рәисе Фиразия Сафиуллина да кунакларны сәламләде һәм теләкләрен җиткерде.

Реклама

3нче ТОС җитәкчесе Надежда Волощенко педагогика көллияте студентлары белән бергә Кыш бабай һәм Кар кызы кебек киенеп, кунакларны сөендерде. Район мәдәният сарае, инвалидлар җәмгыяте әгъзалары шулай ук төрле персонажлар образларында кызыклы уеннар оештырдылар, чыршы тирәсендә биеделәр, җырладылар.

Әлеге бәйрәм чарасыннан район авыллары да читтә калмады. Яңа Мәлкән мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Зөләйха Гыйләҗева, Дусай Кичү клубы мөдире Гөлнара Гайсина җитәкчелегендә театральләштерелгән тамаша да күрсәтелде.

Ял итеп, ел дәвамында уңай энергия һәм көч туплап, кунаклар яхшы кәеф белән өйләренә таралдылар.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/predstaviteli-starsego-pokoleniia-menzelinska-otprazdnovali-staryi-novyi-god

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International