Минзәлә районында клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Алсу Ганиева җавап бирә.

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

- Пенсия иминият һәм дәүләтнеке була, дип укыдым. Аларның аермасы нәрсәдә?
Минзәлә районында клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Алсу Ганиева җавап бирә.

Закон буенча, барлык пенсияләр ике зур төркемгә бүленә: иминият һәм дәүләт пенсия тәэминаты пенсияләре.

Иминият пенсияләре гражданның стажына һәм хезмәт хакына бәйле, шуңа күрә һәрчак индивидуаль исәпләнә. Дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр, нигездә, ниндидер сәбәпләр аркасында стажы һәм эш хакы булмаган кешеләргә, мәсәлән, инвалид балаларга түләнә.

Иминият пенсияләренең өч төре бар-картлык, инвалидлык һәм туендыручыны югалту буенча, һәм биш төр дәүләт пенсиясе.

Пенсияләрнең күрсәтелгән төрләреннән тыш, Россия Пенсия фонды гражданнарга матди тәэмин итүнең күп төрләрен, компенсация, айлык, бер тапкыр һәм өстәмә түләүләрне билгели. Әйтик, инвалид баланы караган өчен түләүләр бар, эшкә сәләтсез гражданнарны карау буенча бар, өстәвенә, әлеге түләүләрнең билгеләнгән суммалары гражданның карау башкарыла торган категориясенә карап аерыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International