Бердәм тавыш бирү көне кысаларында 11 сентябрьдә Минзәлә районында җирле үзидарә органнарына алты депутат сайланды.
Сайлаулар Хуҗәмәт, Юшады, Иске Матвеевка, Воровский исемендәге авыл җирлекләрендә һәм шәһәрдә альтернатив нигездә узды, һәр округта икешәр (матвеевкада хәтта өч кеше ) кандидат теркәлде.
Воровский исемендәге бистәдә депутат таныклыгы Кәрим Шәйморатовага, Хуҗәмәттә Альберт Гыйззәтуллинга, Матвеевкада Игорь Цветковка, Юшадада - Илгиз Хановка, Надежда Калининага һәм Ренат Ибраһимовка биреләчәк.
