Район башлыгы Айдар Салахов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә барлыгы 4 граждан мөрәҗәгать итте. Күпфатирлы йортны капиталь ремонтлау һәм гомумйорт мөлкәтен карап тоту мәсьәләләре буенча фикер алышынды. Гариза бирүчеләргә сораулар буенча аңлатмалар бирелде. Изыскательләр урамындагы 3/8 йортта яшәүчеләр «Безнең ишегалды»республика программасы кысаларында ишегалдын төзекләндергән өчен рәхмәт белдерделәр.
Исегезгә төшерәбез, кабул итүгә алдан язылу (885555) 3-10-75 номеры буенча башкарыла.