Әлфия Когогина: Бөтенроссия эшкуарлар форумы нәтиҗәләре буенча формалаштырылган карарлар Россия Президенты тарафыннан хупланды

2022 елның 6 сентябре, сишәмбе

«Бердәм Россия» нең «Эшкуарлык» федераль проекты эгидасы астында «Яңа икътисадый чынбарлыкта эшкуарлык»бөтенроссия форумы оештырылды. Форум барышында әйтелгән тәкъдимнәр партия Рәисе Дмитрий Медведев тарафыннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин адресына җибәрелде.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль партия проекты координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Бөтенроссия эшкуарлар форумы нәтиҗәләре буенча Россия Президенты Владимир Путин хуплаган карарлар кабул ителде. Бу безгә тагын да көч бирә, һәм без башкарма хакимият органнары, эшкуарлыкны үстерү институтлары белән берлектә эшне дәвам итәрбез һәм эшкуарлык климаты мәсьәләләрен даими контрольдә тотачакбыз».

Исегезгә төшерәбез, Россия эшкуарлыгы көнендә «Бердәм Россия» «Яңа икътисадый чынбарлыкта эшкуарлык» форумын уздырды, аның мәйданчыкларында экспертлар, эшкуарлык һәм эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге вәкилләре эшкуарлыкны үстерүнең һәм эшкуарлык инициативаларына ярдәм итүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International