Безнең шәһәрдә яшәүче Ватан алдындагы бурычын үтәп, туган якларына әйләнеп кайтты.
Ленар Бәхтияров Украинага апрель аенда "Барс" отряды составында махсус операциядә катнашу өчен китте . Лисичанск шәһәре астында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, граната шартлаганда яралана. Мәскәүдә Бурденко исемендәге госпитальдә 4 ай ятканнан соң, ул Минзәләгә әйләнеп кайта. Бүген район башлыгы Айдар Сәлахов Ленарга тантаналы рәвештә "батырлык өчен"медален тапшырды. Ленар-илнең, районның чын патриоты.
Туганнарына исән кайтуы-зур бәхет.
Безнең өстәмә. Үз вакытында Ленар башка хәрби операцияләрдә дә катнаша.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/menzelinskomu-soldatu-vrucili-medal-za-otvagu
