Минзәлә районында тулай җыем 184 мең тоннадан артты

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Кичә район басуларында 73 комбайн эшләде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив белешмәләреннән күренгәнчә, барлыгы 39264 гектар суктырылган, бу пландагы күрсәткечләрнең 90 процентын тәшкил итә. Амбарларга барлыгы 184634 тонна ашлык китерелгән.4 сентябрьдә 898 гектар җыеп алынды.  Район буенча уртача уңыш гектарыннан 47 центнер тәшкил итә, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 10 центнерга артыграк. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача уңышы буенча Минзәлә районы республикада икенче урында тора, Тәтеш районыннан калыша.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/valovoi-sbor-v-menzelinskom-raione-prevysil-184-tysiaci-tonn

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International