"Илнур" КФХ комбайнчысы Рамил Хәлиуллин басуларда эшләүче 92 комбайнчы арасында өченче урында тора.
Рамилгә узган ел китерелгән яңа комбайн ышанып тапшырылды һәм ул ышанычны аклый, елдан-ел югары нәтиҗәләр күрсәтә. Сәләтле комбайнчы узган ел да 20 мең тоннадан артык ашлык суктырып, хуҗалык комбайнчылары арасында беренче урынны алды. 5 сентябрьгә урак башыннан алып "Тукано-430" комбайнында 4747 тонна ашлык суктырган.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/segodniasnii-batyr-zatvy-menzelinskogo-raiona-ramil-xaliullin