«С»дивизионында финал уеннары узды
Минзәлә шәһәренең "Олимп" командасы 2007-2008 елларда туган яшүсмерләр арасында - Кече шәһәрләр һәм муниципаль районнар арасында футбол буенча 2022 елгы Татарстан Республикасы беренчелегенең финал этабы матчларында катнашты. Финал уеннары Зәйдә узды. Хуҗалар һәм Минзәлә футболчыларыннан тыш, Мамадыш, Азнакай, Буа һәм Сарман районнары командалары да катнашты.
Бер түгәрәк турнир нәтиҗәләре буенча җиңүче - Зәй шәһәренең "Барс" командасы, икенче урынны Мамадышның "Олимп" командасы, өченче урынны Минзәлә шәһәренең "Олимп" командасы алды.
Рөстәм Саранов, Минзәлә шәһәренең "Олимп" командасы тренеры:
- Безнең район данын Родион Белянинов (капкачы), Никита Лебедев , Рифат Петров, Сергей Ушаков, Роман Кожевников, Егор Титов, Кирилл Кириченко, Ленар Нуриев, Ильяс Исмәгыйлев, Егор Елхов, Ислам Сираев , Муса Салихов, Рамазан Закиров, Камил Даутов яклады . Кызганычка каршы, Рамил Сәлахов финалда катнаша алмады .
безнең өстәмә
Беренчелеккә әзерлек максатыннан Минзәлә шәһәренең "Олимп" командасы Яр Чаллыда узган коммерция турнирында катнашты. "Ике состав белән "КАМАЗ", "Виктория", "Төзүче" , "Компонент" һәм башка көчле футбол мәктәпләре катнашты. Безнең команда 4 урынны алды ә турнирның иң яхшы уенчысы дип Безнең футболчы Рифат Петров танылды", - дип хәбәр итте Рөстәм Саранов.