Минзәлә шәһәре Советы физик һәм юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр арасында "Иң матур чәчәк түтәле", күпфатирлы һәм шәхси йортлар арасында "Минем чәчәкле йортым"конкурсы үткәрде.
Конкурс йомгаклары Татарстан Республикасы көне уңаеннан үткәрелде, җиңүчеләр чәчәк үсентеләре алуга сертификатлар белән бүләкләнде.
Шәхси йортлар арасында А.Зыятдинова (Базар ур.), актив катнашучылар – В. Ишимова (Әхмәтшин ур.), Л. Титова (Социалистик ур.) җиңүче булды.
Күпфатирлы йорт ишегаллары арасында Изыскательләр урамындагы 3/14 йорт ишегалды җиңүче булды, Изыскательләр урамындагы 3/1 йорт ишегалды актив булды.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/pobediteli-konkursa-moi-cvetushhii-dom-v-menzelinske