Көрәш буенча тренер Рәмзил Бәдриевның 12 тәрбияләнүчесе 2005 елгы, 2006-2008 елгы, 2009-2010 елгы егетләр арасында 2022 елның 30 августында Чаллы шәһәрендә шәһәр ипподромы мәйданында узган Татарстан Республикасы көненә багышланган Көрәш буенча республика турнирында катнаштылар.
Яшь көрәшчеләр бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр:
Вәлиев Рузил (педагог.көллият) - 55 кг га кадәр авырлык категориясендә 1 урын;
Рамил Галиуллин (урыс мәктәбе) - 40 кг. га кадәр авырлык категориясендә 2 урын;
Юнзель Егор ( 3 нче мәктәп) - 55 кг. га кадәр авырлык категориясендә 3 урын ;
Нургалиев Илнур ( 3 нче мәктәп) - 32 кг. га кадәр авырлык категориясендә 3 урын;
Галиев Рамил (Аю төп гомуми белем бирү мәктәбе) - 70 кг. га кадәр авырлык категориясендә 3 урын;
Сафин Илдар (Урыс төп гомуми белем бирү мәктәбе) - 45 кг. га кадәр авырлык категориясендә 3 урын;
Сафин Камил-60 кг. га кадәр авырлык категориясендә 3 урын.
"Спортчыларны һәм тренерларны яңа тренировкалар елы башлану белән котлыйбыз!",- дип хәбәр итә Юбилейный балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе.