1 сентябрьдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфар Халиков һәм "Татавтодор" АҖнең Минзәлә филиалы директоры урынбасары Радик Корнилов Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында Белем бәйрәмендә катнаштылар.
Белем бәйрәмен авыл хуҗалыгы техникумы директоры Эльвира Фәттахова ачты. Радик Корнилов әлеге оешма җитәкчелеге исеменнән җәйге каникуллар чорында "Татавтодор" АҖнең Минзәлә филиалында эшләгән өчен 5 студентка рәхмәт белдерде. Аларның һәркайсына 5 мең сум күләмендә премия тапшырылды.Шулай ук каникуллар вакытында "Калмурзино" хуҗалыгында эшләгән Анастасия Новиковага хуҗалык исеменнән Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды.











http:// http://menzela.ru/news/tema-dnya/ucebnyi-god-nacali-s-premii