Хөрмәтле минзәләлеләр! Кадерле укучылар, ата-аналар һәм педагоглар! Сезне чын күңелдән Белем көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм елдагы иң тантаналы һәм дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе. Бүген барлык мәктәпләр дә республикабызның һәм районыбызның киләчәге артында торучы укучыларны үз стеналарында кабул итү өчен ишекләрен ачачак.
Беренче чиратта беренче сыйныф укучыларын котлыйм, алар өчен киләсе уку елы яңа, мәшәкатьле тормышның мөһим этабы булачак. Укучылар һәм студентлар өчен – 1 сентябрьдә – яңа биеклекләргә һәм шәхси үсешкә юлда чираттагы этап башлана. Барлык балаларга да яхшы билгеләр телим. Укуда сезгә җиңел һәм кызыклы булсын, уңышларыгыз ата-аналар һәм укытучыларның горурлыгы булсын. Ә педагогларга-оптимизм, энергия, яңа һөнәри җиңүләр һәм нәтиҗәле эш.
Бәйрәм белән! Белем көне белән!
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов