Татарстан Республикасы Көнендә Минзәләдә яңартылган балалар сәнгать мәктәбен ачу тантанасы булды. Соңгы елларда буш торган бина «мәдәният» милли проектының «Мәдәни мохит»федераль проекты кысаларында ныклап төзекләндерелде.
Балалар сәнгать мәктәбе укытучыларын һәм укучыларын, шулай ук биредә балалары белем алучы ата-аналарны котлап, район башлыгы Айдар Сәлахов ил һәм республика җитәкчелегенә, ниһаять, уку йорты үзенә яңа бина алганы өчен рәхмәт белдерде. Ул бинаны капиталь ремонтлауга үз өлешләрен керткән төзүчеләрнең һәм барлык оешмаларның намуслы эшләвен дә билгеләп үтте.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев җыелганнарны Республика көне белән котлады һәм балалар сәнгать мәктәбе кебек объектларның республиканың Кече шәһәрләрен һәм район үзәкләрен саклау һәм үстерү өчен мөһимлеген билгеләп үтте.
Бүләкләүсез дә чара булмады. Әйтик, тантаналы шартларда скрипка классы буенча директор урынбасары Тәскирә Гыйләҗевага «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре»исеме бирелде. Әлеге объектта намуслы хезмәт куйган төзүчеләр һәм сәнгать мәктәбе укытучылары район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
.jpg)

