Бәйрәмне ачып, район башлыгы Айдар Сәлахов минзәләлеләрне, кунакларны һәм район халкын Республика көне белән котлады. 6 нчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Республика Көнен бәйрәм итү уңаеннан мөрәҗәгатен укыды.
Айдар Сәлахов билгеләп үткәнчә, республикада сәнәгать, авыл хуҗалыгы үсә, районда социаль программалар уңышлы гамәлгә ашырыла, сәламәтлек саклау объектлары төзелә, йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләр ремонтлана, юллар төзелә.
Татарстан Республикасының Социаль –икътисадый үсешендәге казанышлары өчен Айдар Сәлахов һәм Азат Хамаев Олег Петров һәм Әлфир Сафиуллинга "Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре" дигән мактаулы исемнәр тапшырдылар.
Театр сәнгатен үстерүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Гөлфия Шәймәрдановага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты, шулай ук матбугат өлкәсендә нәтиҗәле эше өчен Венера Гыйльмиеваның Рәхмәт хаты тапшырылды.
Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Кадрия Мәрданова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белән бүләкләнде.
Республиканың финанс системасында нәтиҗәле эше өчен Ләйсән Гыйльфановага Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Лилия Черезова, Лариса Карамова, Оксана Гобәйдуллина, Ольга Ильина "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсендә партия төзелешендә актив катнашканнары өчен "Бердәм Россия" партиясе төбәк башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Төрле номинацияләрдә "чәчәкле экстраваганза" чәчәк композициясе һәм чәчәк күргәзмә-сатулары, шулай ук үз бакчаларында чәчәкләр үстерүчеләр бүләкләргә лаек булдылар.
Бүләкләүдән соң Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чарасы музыкаль композициядән башланды. Район мәдәният йортлары һәм клублары каршында эшләүче үзешчән артистлар, фольклор ансамбльләре тамашачыларны күңелле җырлар һәм биюләр белән сөендерде.
Бәйрәм татар эстрадасы артистлары концерты һәм бәйрәм салюты белән тәмамланды.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/zivi-vecno-rascvetai-moi-menzelinsk