Минзәләдә "Безнең ишегалды" Президент программасы буенча төзекләндерелгән ишегалдын ачу тантанасы булды

2022 елның 30 августы, сишәмбе

Әлеге программа буенча Минзәлә районында быел 11 ишегалды төзекләндерелгән.

"Безнең ишегалды" программасы буенча масштаблы эшләр Гурьянов урамындагы 104, 106 күпфатирлы йортлар ишегалдында башкарылды. Бүген, Татарстан Республикасы Көнендә, ишегалды тантаналы рәвештә ачылды һәм файдалануга тапшырылды.

Ачылу тантанасында район башлыгы Айдар Сәлахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев минзәләлеләрне Республика көне белән котладылар. Алар халыкны Россия һәм республика дәрәҗәсендә гамәлдә булган төрле программалар белән таныштырдылар, безнең районда ничек тормышка ашырылулары турында сөйләделәр.

Азат Хамаев, ТР Дәүләт Советы депутаты:

- Безне чолгап алган мохит матурлана бара. Ләкин бу эшләрне башкару өчен финанс мөмкинлекләре һәм хезмәт кирәк. "Безнең ишегалды" программасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде. Программа 5 елга исәпләнгән, моның өчен 50 млрд.сум бүлеп бирелгән. Бу ишегалдында да төзекләндерү буенча зур эш башкарылуы күренеп тора. Балалар мәйданчыгында балалар бик теләп уйный, эскәмияләрдә өлкән буын утыра бу матурлыкка сөенергә, башкарылган эшкә сак карарга, төзүчеләрнең хезмәтен хөрмәт итәргә кирәк. Республика җитәкчелеге исеменнән барыгызны да бәйрәм белән котлыйм.

Бәйрәмдә район башлыгы Айдар Сәлаховның Рәхмәт хатлары белән "идарәче компания" һәм "Автострой" оешмалары хезмәткәрләре бүләкләнде.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-sostoialos-torzestvennoe-otkrytie-blagoustroennogo-dvora-po-prezidentskoi-programme-na

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International