Гөлек авылында яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Вәлиуллина МАРФУГА Хамәт кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Марфуга Хамәт кызы 1927 елның 29 августында Минзәлә районы Гөлек авылында туа. Марфуга Хаматовнаның әтисе умартачы булган. 1934 елда кыз Дәвек башлангыч мәктәбенең беренче сыйныфында укый башлый. 1939 елда аның энесе Габтенур туа һәм аңа укуын калдырырга, әти-әнисенә булышырга туры килә. 1941 елда тегермәнче булып эшли башлый һәм аларның гаиләсен Дәвек тегермәненнән Гөлек авылына күчерәләр. Анда сугыш азагына кадәр яшәгәннәр дә. 1945 елда тегермәнне су баса, гаиләгә Гөлек авылына күчеп килергә туры килә. Марфуга Хаматовна биш ел колхоз дуңгыз фермасында эшли. Фермадан дуңгыз урлыйлар һәм Марфуга Хаматовнаны Казанга эшкә җибәрәләр. 1956 елдан соң туган авылына кайта һәм пенсиягә кадәр колхозда эшли. Марфуга Хаматовнаның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен»медале белән бүләкләнгән. Тормыш иптәше белән 5 бала үстергәннәр. Әбинең 11 оныгы, 16 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Марфуга Хаматовна!
Без сезнең буыныгыз – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Һәм һәркем уртак җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Бу батырлык гасырларда калачак һәм һәрвакыт патриотизм, әхлак, бурычка тугрылыклы булып хезмәт итәчәк. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын һәм мәхәббәтен телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов
