Минзәлә районында тулай җыем 158 мең тоннадан артты

2022 елның 27 августы, шимбә

Кичә игенчеләр 741 гектарда уңыш җыеп алдылар.

26 августта Минзәлә районы кырларында 59 комбайн эшләде, шуларның 42се хуҗалыкларга, калганнары фермерларга карый. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив белешмәләреннән күренгәнчә, барлыгы 32 475 гектар бөртек суктырылган (бу барлык мәйданның 73,9 проценты). Суктырылган ашлыкның гомуми күләме 158 059,3 тонна тәшкил итте. Урып-җыю эшләре буенча "Калмурзино" хуҗалыгы алда бара, биредә бөртеклеләрнең 98 проценты суктырылган. Бу хуҗалык 350 гектарда зыгыр суктыруны төгәлләде. Район буенча уртача уңыш гектарыннан 48,7 центнер тәшкил итә. Ә республика буенча уртача алганда, һәр гектардан 37,6 центнер уңыш җыеп алына. Район хуҗалыклары рапсны суктыруны дәвам итәләр, барлыгы 3223 гектар рапс суктырылды. Рапсның уртача уңышы гектардан 24 центнер тәшкил итә. Суктырылган мәйданнарда салам әзерләү дәвам итә, барлыгы 9537 тонна салам төрелгән.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/valovoi-sbor-v-menzelinskom-raione-prevysil-158-tysiac-tonn

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International