Минзәләнең «Феникс» командасы пляж волейболы буенча «CHELNY OPEN»турнирында җиңде

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә пляж волейболы буенча «CHELNY OPEN»хатын-кызлар турниры булып узды.

Эссе ярышлар барышында 1 урынны Анастасия Лаврентьева һәм Александра Воронова составындагы Минзәлә шәһәренең «Феникс» командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Азнакай һәм Яр Чаллы волейболчылары бүлеште.

Шулай ук уеннарда Түбән Кама һәм Менделеевск спортчылары – барлыгы 10 команда катнашты.

Яр Чаллы шәһәре волейбол федерациясе архивыннан фотолар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International