Гурьянов ур., 104, 106 адресы буенча урнашкан күп фатирлы йортлар " Безнең ишегалды "программасы буенча төзекләндерелә. Бүгенге көндә анда эшләрнең йомгаклау этабы бара.
Иске сарайлар сүтелгәннән соң ишегалды мәйданы тагын да артты. Кечкенә төягеч "КамАЗ"автомобильләреннән бушатылган кара туфрак белән тигезләнде. 2 нче номерлы "Алтынчәч" балалар бакчасы хезмәткәрләре ишегалдындагы гаражлар диварларын матур рәсемнәр белән бизәделәр.
Президент программасы нигезендә биредә комплекслы төзекләндерү үткәрелде: җәяүлеләр өчен тротуар ясалды, автомобильләр өчен уңайлы парковка булдырылды. Ишегалды үзәгендәге балалар мәйданчыгы ком түшәлгән, Мафлар урнаштырылган. Бу районда яшәүче балалар анда уйный инде. Подъезд янындагы эскәмияләрдә өлкәннәр, яшүсмерләр утыра.