Стартка сәламәт яшәү рәвеше алып баручы активистлар һәм Минзәлә халкы чыкты.
Минзәләдә Россия Дәүләт флагы көненә багышланган "Безнең флаг - безнең горурлыгыбыз" дип исемләнгән велоузыш узды.
Старт мәдәният сараеннан бирелде һәм "Ялкын"яшьләр үзәгендә тәмамланды. Соңыннан катнашучылар өчен концерт оештырылды. Яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фәиз Хизбуллин чараның иң тәҗрибәле һәм яшь катнашучысын бүләкләде.
Хәрәкәтләр дөньясы катнашучыларга физик культура белән көндәлек аралашу бәхете, сәламәтлек һәм бәхет бүләк итте.