Бүген, 19 августта, минзәләлеләр Ленин исемендәге паркны җыештырырга чыктылар. Эш фронты зур иде: ир-атлар үлән чаптылар, хатын-кызлар ботаклар, чүп-чар җыйдылар, үләнне өемнәргә җыеп, юллар себерделәр, җирне тигезләделәр.
Бу-безнең шәһәр, яраткан паркыбыз. Һәм без анда мөмкин кадәр уңайлы, чиста булсын өчен барысын да эшләргә тиеш. Шуңа күрә бүгенге өмә соңгы түгел.
Читтә калмаганнарга һәм өмәдә актив катнашканнарга зур рәхмәтебезне белдерәбез.





