Минзәлә күгендә җиңел авиация спорты буенча Россия чемпионаты дәвам итә

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Чемпионат тәмамланганнан соң ярышлар кубок кысаларында башланачак.

Минзәләдә җиңел авиация спорты буенча Россия чемпионаты һәм кубогы ярышлары старт алуы турында хәбәр иттек инде.

Ярышларның баш хөкемдары Виктор Планин:

- Чемпионатта Мәскәү, Владимир, Псков, Тула өлкәләре, Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Пермь өлкәсе кебек төбәкләрдән танылган спортчылар катнаша. Кичә катнашучылар "100 минут"күнегүен башкардылар. Ягъни бу вакыт эчендә маршрутның борылыш пунктлары санын максималь дәрәҗәдә җыярга кирәк иде. Бүгенге күнегү «парение» дип атала, аның кысаларында оча торган аппаратлар күтәрелеп килүче һава агымнарында хәтта мотор кулланмыйча да биеклек алырга тиеш.

Татарстаннан ярышларда “Свободное небо”.дельтаклубы вәкилләре катнаша. Әлеге дельтаклуб рәисе Рамил Гаязов тумышы белән Минзәлә районының Мияш авылыннан, хәзерге вакытта Яр Чаллыда яши. Ул "аэропорт А-22" очу аппараты белән катнаша, аның штурманы Денис Глазков, аның өчен бу беренче ярышлар. Тагын бер экипаж - Сергей Родыгин һәм Марат Гулов дельталет белән катнаша.

Әлегә биредә Чемпионат кысаларында ярышлар уза, аннан соң кубок ярышлары башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International