Минзәлә районында Әзербайҗан һәм Таҗик милли-мәдәни җәмгыятьләре җитәкчеләре билгеләнде

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Бу ике милли-мәдәни берләшмәләр быел оешкан һәм үз эшләрен башлап кына җибәрәләр.

Минзәлә районының Тауасты Байлар авылында узган Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркемнең күчмә утырышында Әзербайҗан һәм Таҗик милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре билгеләнде. Аларның исемнәре һәм биографиясе белән Минзәлә районы Халыклар дуслыгы йорты методисты Наилә Кәлимуллина таныштырды.

Әзербайҗаннарның милли-мәдәни җәмгыятен Нәргиз Чыңгыз кызы Әхмәтова җитәкли. Ул 1993 елның 13 июлендә Әзербайҗанның Тауз районы Ашагы Оксюзл авылында туа, 4 елда гаиләсе белән Татарстан Республикасының Минзәлә шәһәренә күчеп килә. 2016 елның октябреннән Минзәлә районы мәгариф бүлегендә методист булып эшли.

Таҗик милли-мәдәни берләшмәсен шулай ук мәгариф өлкәсе вәкиле Әдибә Шәрифҗан кызы Сәидова җитәкли. Ул 1976 елның 1 ноябрендә Таҗикстан Республикасының Худжанд шәһәрендә туа. Россия Федерациясенә 2010 елда күченгән. 2014 елдан бирле Татарстан Республикасы Минзәлә шәһәренең 11нче "Шатлык" балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.

Минзәлә районында бүгенге көндә бишкә якын әзербайҗан гаиләсе, 40 таджик яши.

Моңа кадәр Минзәлә районында татар, рус, мари, чуаш, керәшен, әрмән милли-мәдәни җәмгыятьләре, Хутор казак җәмгыяте эшләп килә. Хәзер аларга таҗик һәм Әзербайҗан милли-мәдәни җәмгыятьләре кушылган.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinskom-rayone-opredelilis-rukovoditeli-azerbaydzhanskoy-i-tadzhikskoy-natsionalno-kulturnykh-obshchin

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International