Җир кишәрлекләренә карата кадастр эшләрен үткәрү нечкәлекләре

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

2022 елның 20 июлендә, 10.00 сәгатьтә кадастр инженеры көне алдыннан Татарстан Росреестры «Идел буе кадастр инженерлары Ассоциациясе»үзен-үзе җайга салучы оешма белән бергә эфир уздырачак.

Җир кишәрлекләрен арендалаган өчен кергән табыш нәтиҗәләре

Турыдан-туры трансляциягә Вконтактта Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең рәсми төркемендә кушылырга мөмкин булачак https://vk.com/rosreestr16

Татарстан росреестрыннан эксперт булып дәүләт кадастр исәбе һәм күчемсез милеккә хокукларны дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Галиәкбәров Нияз чыгыш ясаячак.

Модератор - «Идел буе кадастр инженерлары Ассоциациясе " үзкөйләнешле оешмасының һөнәри эшчәнлеген контрольдә тоту бүлеге башлыгы Хәбирова Адилә.

Онлайн-эфир барышында экспертлар кадастр инженерлары эшчәнлегенә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр, ә атап әйткәндә:

Проект килештерү буенча каршылыклар булган очракта кадастр инженеры нинди гамәлләр күрергә тиеш
Кадастр белгече җыелышның датасыннан соң килгән кире кайтулар турында ызанлау планында күрсәтергә хокуклымы?
Кадастр инженеры нотариаль ышаныч кәгазенең күчермәләрен раслый аламы һ. б.
Әлеге тема буенча кызыксындырган сорауларны әбүнәчеләр онлайн трансляциягә комментарийларда калдыра алалар.

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

255-25-80 – Галиуллина Галина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International