Минзәлә районында 2022 елгы урып-җыю кампаниясенә әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс узды.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Ленар Гарипов, район башлыгы Айдар Салахов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфар Халиков, Россельхознадзор Минзәлә район бүлеге башлыгы Фидания Мөхәммәтдинова, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә район бүлеге башлыгы Ринат Гыйльманов ашлык җыю комбайннарының, транспорт чараларының, ашлык складларының, ашлык киптергечләрнең һәм ашлык чистарту машиналарының агымдагы елның урып-җыю кампаниясенә әзерлеген тикшерде. Комбайннарны карау районның 5 зонасында узды. Комиссия комбайннарны эш хәлендә карады. Шулай ук алар хезмәт өчен түләү системасына, хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чараларына, сервис хезмәте күрсәтүне оештыру планына, махсус кием-салым, үлчәү приборларының төзеклегенә, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирделәр. Уракта катнашачак һәр механизаторның таныклыгы һәм категориясе бар.
Быел урып-җыю эшләре, алдагы еллар белән чагыштырганда, ике атнага соңрак башланачак, районның барлык хуҗалыкларында бөртеклеләр бик яхшы күренә, һәр гектардан 50-60 центнер уңыш көтелә. Уракта эшләүче комбайнчыларга район башлыгының махсус бүләге тапшырылачак.
Шулай ук Айдар Сәлахов: "комбайн ватылса, үзегезне уракта саклагыз, аның запас частьләрен алыштырырга була, ә менә сәламәтлекне кире кайтарып булмый", - дип билгеләп үтте.
Ленар Гарипов комбайнчыларга якын арада башланачак урып-җыюда уңышлар теләде. Комбайннарның әзерлеген тикшерү комбайннарда җитешсезлекләрне ачыклау өчен түгел, ә беренче чиратта механизаторларның иминлеген тәэмин итү, үстерелгән мул уңышны өзлексез җыеп алу максатыннан үткәрелә, диде ул.
Илдар Халиков:
-Сезнең өйгә исән-сау кайтуыгызны көтә торган гаиләгез турында да онытмагыз. Иң мөһиме-урып-җыю кампаниясен хәвеф-хәтәрсез уздыру
Фидания Мөхәммәтдинова:
- Урып-җыю белән бергә киләсе ел уңышы турында да кайгыртырга кирәк. Шуңа күрә көзге культуралар чәчүгә зур игътибар бирергә кирәк. Моның өчен туфракны комплекслы эшкәртү һәм көзге культураларны тиз арада чәчү мөһим.
Конкурста "Калморза" хуҗалыгы җиңүче булды, 70 мөмкин булганның 69 баллын җыеп. "Заиковский"хуҗалыгы бер баллга калышып икенче урынны алды. 67 балл җыеп, "Кама Беконы" ҖЧҖ өченче урынны алды.
2022 елгы урып-җыю кампаниясенә 92 берәмлек комбайн җәлеп ителәчәк.