Минзәлә районында төбәкара хәрби-патриотик һәм иҗади фестиваль узды

2022 елның 17 июле, якшәмбе

Бикбау авыл җирлегендә "Батырлар төбәге" мемориаль комплексында "Әниләр һәрвакыт безне көтә!" солдат әниләренә багышланган чара.

Бу бәйрәмдә төрле төбәкләрдән олы йөрәкле ир – егетләр-Әфган һәм Чечня сугышлары ветераннары, шулай ук армиядә намус белән хезмәт иткән, Ватанга тугрылыклы булып хезмәт иткән ир-атлар, авыл җирлекләре һәм район җитәкчеләре, Татарстанның халык артисты, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Маликов катнашты. Бәйрәмнең иң зур кунаклары-Ватанны саклаучылар туган һәм үстергән солдатларның әниләре булды.

Бәйрәм тантанасын авыл җирлеге башлыгы Люзия Мәрдәмшина һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов ачып җибәрделәр.

Марат Кәримов:

- Тантаналы очрашу инде 3 нче тапкыр үткәрелә, ул традициягә әйләнде, безнең өчен бу бик шатлыклы вакыйга. Үз тарихын белмәүче халыкның киләчәге өметсез. Шуңа күрә мондый чараларның киләчәк буыннар өчен әһәмияте зур.

Татар халкының матур традициясе буенча авыл халкын һәм кунакларны баллы чәк - чәк белән каршы алдылар.

"Ык дулкыннары" ансамбле матур җырлар башкарды, шагыйрә Зөләйха Закирова авылга, солдатларга багышланган шигырьләр укыды.

Бикбау авылы, чыннан да, бай төбәк. Ир-атлар һәрвакыт туган ил сагында торды. Тыныч вакытта да әниләр улларын кайнар ноктага озаттылар һәм аларны көттеләр.

Кичә барышында, армия турында искә төшереп, "солдат хатлары"турында сөйләшү булды.

Мусаяра Садретдинова, Әфган сугышы ветеранының әнисе:

- Хатлар Монголиядән килде. Өлкән улы кесәсендә хатлар табылгач кына аның Әфганстанда булуын белдек. Солдат хатлары-сагыш белән тулы хатлар, тик улы беркайчан да зарланмады. Исән-сау кайтты.

Сугыш кырында ятып калган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәлак булганнар хөрмәтенә обелискка чәчәкләр куйдылар.

Фестивальнең икенче өлеше Ык елгасы ярында узды. Бәйрәм кунаклары күңелле уеннар уйнадылар, район мәдәният йорты коллективы матур җырлар белән сөендерде.

http:// http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinskom-rayone-proshel-mezhregionalnyy-voenno-patrioticheskiy-i-tvorcheskiy-festival

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International