«Эфирда игелек» Татарстан Республикасы иреклеләр берләшмәсе эшчәнлеген һәм чараларын иң яхшы яктырту буенча массакүләм мәгълүмат чаралары арасында республика конкурсы

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

Конкурс эшләрен һәм документлар пакетын тапшыру вакыты - 2022 елның 20 июненнән 10 ноябренә кадәр. Барлык эшләр дә dobrort.org@gmail.com электрон адресына тапшырыла. Конкурсның гомуми бүләкләү фонды - 300 мең сум - конкурста җиңүчеләр арасында һәр призлы номинациягә 50 мең сум исәбеннән кыйммәтле призлар белән бүленә.

Конкурста ММЧ редакцияләре, аерым авторлар (журналистлар, блогерлар), авторлык коллективлары, ТР югары уку йортларының студентлар ММЧ вәкилләре катнаша ала.

Конкурста түбәндәге номинацияләр буенча катнашырга мөмкин:

- Шәһәр яисә республика массакүләм мәгълүмат чараларында-«Интернет-басмаларда һәм вакытлы матбугатта иң яхшы публикация»;

- «Социаль челтәрләрдә иң яхшы публикация»;

- Шәһәр яисә республика массакүләм мәгълүмат чараларында «Иң яхшы телесюжет»;

- Шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чараларында «Радиода иң яхшы мәгълүмат чыгарылышы»;

-«Студентларның матбугат басмалары һәм электрон ММЧ арасында иң яхшы эш»;

- «ТР иреклеләр берләшмәсе эшчәнлеге турында иң яхшы видеоролик".

Конкурс «Татарстан Республикасы иреклеләр үзәге» АНО тарафыннан, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International