Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:

Консультация-кисәтү

метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 12 июлендә төнлә һәм көндез урыны белән урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге 15-20 м/с, көндез урыны белән яшен булуы көтелә.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Фото архивтан.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International