Минзәлә районы буенча урып-җыю эшләренә 92 ашлык җыю комбайны җәлеп ителәчәк

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

Комбайннарның 90 проценты районда эшләргә әзер.

Минзәлә районының ашлык җыю комбайннарына техник карау дәвам итә.

«Калморза» ҖЧҖ хуҗалыгында 7 июльдә ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды. 8 берәмлек комбайн тәкъдим ителгән, барысы да куркынычсыз эксплуатацияләүнең техник таләпләренә туры килә һәм техник карау узу турында таныклык алган. Техник карау барышында үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү, техниканың сакланышы, механизаторларның тормышы һәм сәламәтлеге мәсьәләләре буенча әңгәмәләр үткәрелә. Техниканы аптечкалар һәм ут сүндергечләр белән тәэмин итү бик мөһим. Минзәлә районы буенча урып-җыю эшләренә 92 берәмлек комбайн җәлеп ителәчәк, әзерлек 90% тәшкил итә.

"11 июльдән 15 июльгә кадәр АПК хуҗалыклары арасында ашлык җыю комбайннарының Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан сезонлы эшләргә әзерлеге буенча конкурс уздырылачак", - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә мунициципаль районы бүлеге башлыгы Ринат Гыйльманов.

http://menzela.ru/news/obshchestvo/po-menzelinskomu-rayonu-na-uborochnykh-rabotakh-budut-zadeystvovany-92-zernouborochnykh-kombayna

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International