Бәйрәм догалары районның авыл мәчетләрендә дә үткәрелде.
Минзәлә мәчетендә бөтен мөселман дөньясын билгеләп үтүче Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазы укылды.
Район башлыгы Айдар Сәлахов, мөселманнарны котлап, билгеләп үтте:
- Туганнар һәм күршеләр белән аралашу, мохтаҗларга ярдәм итү, өлкәннәрне хөрмәт итү, яшьләрне дөрес тәрбияләү мөһим. Гомеребез дәверендә без күбрәк дөрес, игелекле эшләр кылсак, районыбыз, туган ягыбыз иминлеге өчен нәтиҗәле эшләсәк иде. Бердәмлек булганда моңа ирешергә мөмкин.
Район Имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков вәгазьдә рухи тынычлык, гармония, һәр гамәлне кылганда Аллаһыга ышаныч кебек тәрбияви темаларга тукталды, Корбан бәйрәме тарихы белән таныштырды һәм һәр мөселман өчен мөһим бәйрәм булуын искәртте. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, узган еллардагы традиция буенча июль ахырында корбан итеннән бәйрәм ашы узачак, ә 1 августта балалар өчен ун көнлек рухи-сәламәтләндерү курслары башланачак.
Тантаналы намаздан соң район башлыгы Айдар Сәлахов район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков белән бергә мәчетнең көнкүреше һәм эшчәнлеге белән танышты. Аю авылында мәчет төзелеше барышы һәм Минзәлә шәһәренең Садак бистәсендә мәчет төзү планнары буенча фикер алыштылар. Район башлыгы мәчет территориясен карап тоту, балаларны һәм яшьләрне илебезнең традицион кыйммәтләренә курслар үткәргәндә өйрәтү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде.
.png)
.png)
.png)