Бүген, 8 июль көнне, Минзәлә ЗАГС бүлегендә 2 парның язмышларын берләштерделәр

2022 елның 8 июле, җомга

Бүген, 8 июль көнне, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Минзәлә районы ЗАГС бүлегенең никахларны теркәү залында ике пар – Габдрахманов Альберт-Хаҗиева Алсу Һәм Кузнецов Александр-Докукина Анастасия гаилә берлеге төзеделәр.

ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре яшь парларны җылы котладылар һәм аларга мәхәббәт һәм үзара аңлашу, озын һәм бәхетле гомер теләделәр.

Яңа өйләнешүчеләрне чын күңелдән аларның беренче гаилә бәйрәме белән котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International