Бүген район хәрби комиссариаты ишегалдында контракт буенча хезмәт итәргә теләк белдергән якташларыбызны Казанга тантаналы рәвештә озату булды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева озатуларда чыгыш ясап, район башлыгы Айдар Сәлахов исеменнән якташларыбызның хәрби хезмәтнең барлык бурычларын намус белән үтәячәгенә ышаныч белдерде, аларга исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.
Сергей Владимиров, районның хәрби комиссары: -Мин аларга контракт хезмәтенә барырга теләк белдерүләре өчен рәхмәтлемен. Алар чын патриотлар.
Казанга контрактчыларны озатырга аларның туганнары һәм дуслары килгән иде.
Хәрби хезмәткә киткән бер ир-атның әнисе: - Улым илебезнең куркынычсызлыгын хәрби буларак якларга теләвен әйткәч, без аның карары белән килештек. Ул үзенең бурычларын үтәсен һәм исән-сау кайтуын телибез.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/menzelinskie-patrioty-budut-sluzhit-v-batalone-alga