Бүген, 7 июльдә, Зәйдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җитәкчелегендә «2022 елда Татарстан Республикасы чыгарылыш укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре»темасына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе утырышы узды.
Коллегия утырышында Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе әгъзалары, республика муниципаль районнары һәм шәһәрләрендәге мәгариф бүлекләре (идарәләре) башлыклары, мәгариф бүлекләренең (идарәләренең) укыту-методик эш буенча башлык урынбасарлары, министрлык хезмәткәрләре катнашты.
Татарстанда дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова сөйләде.
Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә урнашкан ППЭ 3801 Татарстан Республикасының иң яхшы ППЭСЫ (100 кешедән ким) дип танылды. Үткәрү пункты җитәкчесе Белякова Ольга һәм 1 нче мәктәп директоры Ильина Ольга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

