Минзәлә районында тыл хезмәтчәнен юбилее белән котладылар

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Тауасты Байлар авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Шәйхетдинова Рәхимә Ризван кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Рәхимә Ризван кызы 1927 елның 7 июлендә Минзәлә районының Тауасты Байлар авылында туа. Сугыш вакытында өлкәннәр белән беррәттән урман киселә. Гомере буе басуда, фермада лаеклы ялга чыкканчы эшли. Рәхимә Ризван кызының бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән. Ире белән 4 кыз тәрбияләп үстерәләр. Әбинең 11 оныгы, 8 оныкчыгы бар.

Хөрмәтле Рәхимә Ризван кызы!

Туган көнегез белән чын күңелдән тәбрик итәм! Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынаулары аша үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Һәм һәркем үз өлешен кертте, чыннан да, җиңүгә бәһасез өлеш кертте. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын һәм мәхәббәтен телибез.

Минзәлә муниципаль районы башлыгы

Айдар Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International