Күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча «Электрон мәктәп» ачылды

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

Татарстан Росреестры«Росреестрның электрон мәктәбе»мәгълүмати сәхифәсен башлап җибәрде.

Яңа рубрика күчемсез милекне рәсмиләштерү һәм аның хокукларын теркәү буенча иң актуаль мәсьәләләргә багышланган. Аның төп бурычы-гражданнарның бу өлкәдә белемнәрен яхшырту. Рубрика киң аудиториягә исәпләнгән һәм күчемсез милекнең барлык милекчеләренә дә файдалы булачак.

Беренче чыгарылышта сез документларны электрон теркәүнең нинди өстенлекләр бирүен, шулай ук документларны электрон рәвештә тапшырганда үзенчәлекләре һәм нечкәлекләре турында белерсез. Бу хакта Татарстан Росреестры эксперты Александра Абдуллина җентекләп сөйләде.

Росреестрның электрон мәктәбенең беренче чыгарылышын безнең "Rutube" каналында карарга була.

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

255-25-80 – Галиуллина Галина

https://rosreestr.tatarstan.ru

https://vk.com/rosreestr16                                                                                                                                 https://t.me/rosreestr_tatarstan

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International