Арыш серкәләнде, уракка әзерлекнең иң киеренке көннәре башланды

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

Агрономнар арасында арыш серкәләнгәннән соң, кырык көн узгач  уракка керешергә була, дигән канатлы әйтем бар.

Район басуларында чәчүлекләрнең торышы, комбайннарның уракка әзерлеге белән танышу барышында район башлыгы Айдар Сәлахов та язылмаган законны искә алды. Басуларда бөртекле, техник культуралар бердәм үсә. һава шартлары аркасында быел уракка соңрак керешергә туры киләчәк. Игенчеләр бу көнне көтеп тормыйлар: корткычларга каршы көрәшне дәвам итәргә, башак тулы булсын өчен ашлама белән соңга калмаска, комбайннарны әзерлек сызыгына куярга вакыт.
Район башлыгы, җитәкчеләр, кыр технологлары белән аралашканда, башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм урып-җыю чорында төрле хәлләрдә югалып калмас өчен, барлык әзерлек чараларын күрергә чакырды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков очрашу барышында сөт тармагының торышы, терлек азыгы әзерләү буенча саннар белән таныштырды. Бер сыердан сөт савып алу буенча республикада икенче урында булуга карамастан, резервлар бар. Ел ахырына күп хуҗалыкларда көтүне яңарту хисабына сөт җитештерүне арттыру мөмкинлеге бар.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/rozh-opylilas-nachalis-samye-napryazhennye-dni-podgotovki-k-zhatve

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International