Барлыгы 5694 гектар күпьеллык үләннәр чабылган. Район буенча 31800 тонна сенаж салынган.
Район буенча барлыгы 2518 тонна печән әзерләнгән һәм төргәкләргә төрелгән, бу планлаштырылган күләмнең чиреген тәшкил итә. Барлыгы шәхси хуҗалыклар һәм КФХ 1961 тонна печән әзерләгән. Бүгенге көндә район буенча бер шартлы терлеккә 10,1 центнер азык әзерләнгән. Республика буенча бер баш шартлы терлеккә 7,5 центнер туры килә. Хуҗалыклар алдында ике-өч елга запас белән терлек азыгы әзерләү бурычы тора.
38285 гектарда тамырдан тукландыру башкарылды. Авыруларга каршы - 61290 гектар, чүп үләннәренә каршы - 61068 гектар, корткычларга каршы-17755 гектар эшкәртелгән. Үсемлекләрне яфрактан тукландыру дәвам итә, барлыгы 71223 гектар-кузаклы культуралар һәм 17 мең гектардан артык техник культуралар тукландырылды.
http://menzela.ru/news/selo-i-ego-lyudi/v-menzelinskom-prodolzhaetsya-zagotovka-sena-i-senazha