Минзәлә районында "Җылак" фильмы эпизодлары төшерелде.
Нурсибә Авдеева, театрның әдәби бүлеге мөдире:
- Камал театрының танылган артисты Әзһәр Шакиров турында режиссер Алмаз Нургалиев "Җылак"кинофильмын төшерә.1 июльдә әлеге фильмның өч эпизоды Минзәләдә төшерелде: Минзәлә театры сәхнәсендә, Кадрәк авылында, Җәмәк авылы клубында. Рольләрдә: Раушания Галиуллина, Ильсина Миннемуллина, Ринат Бәдретдинов, Динара Акматова, Рания Җиһаншина, Илдар Халиков. Коллектив чыгышларда 1 нче урта мәктәп укучылары, район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре катнашты.
Әзһәр Шакировның әтисе ролендә Минзәлә театры артистлары Әхнәф Исрафилов.
Празат Исәнбәт ролендә-Ринат Бәдретдинов.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/artisty-menzelinskogo-teatra-prinyali-uchastie-v-semkakh-filma