Яшьләр көнендә укуда һәм эштә алдынгы минзәләлеләр бүләкләнде

2022 елның 1 июле, җомга

Бүген Минзәлә шәһәренең Муса Җәлил исемендәге паркында Яшьләр көне булып узды.

Район башлыгы Айдар Сәлахов яшьләрне бәйрәм белән котлады:
- Бу искиткеч бәйрәм мәктәп һәм урта махсус уку йортларын тәмамлаучылар барлык имтиханнарны да тапшырган, аттестатлар һәм дипломнар алган көннәрдә билгеләп үтелә. Яшьләр-безнең киләчәгебез. Аларга илебез ягыннан да, республика, Президент ягыннан да зур игътибар бирелә, аларны үстерү өчен максималь шартлар тудырыла. Күргәнегезчә, районда да яшьләр үсеше өчен шартлар яхшыра, камилләшә. Безнең максат-яшьләрне белемле, инициативалы, мәдәни тәрбияләү, өлкәннәрне, туган җиребезне хөрмәт итәргә өйрәтү.
Район башлыгы Айдар Сәлахов, район Советы Аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин укуда, хезмәтләрендә аерылып торган укучыларны, студентларны, яшь хезмәткәрләрне төрле дәрәҗәдәге Рәхмәт хатлары, грантлар, дипломнар белән бүләкләделәр.
Район башлыгы бәйрәмне оештыруга зур көч куйган шәхси эшмәкәр Дамир Каюмов җитәкчелегендәге инициативалы төркемгә дә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Бәйрәм төрле жанрдагы җырлар, музыка, шоу-фестивальләр белән дәвам итте. Минзәләлеләр һәм шәһәр кунаклары рәхәтләнеп төнгә кадәр ял иттеләр.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-den-molodezhi-nagrazhdeny-peredovye-v-uchebe-i-rabote-menzelintsy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International