30 июнь көнне «Ялкын» яшьләр үзәгендә район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев һәм район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев рәислегендә коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы булды.
Утырыш барышында муниципаль җир контроле нәтиҗәләре, шәһәр төзелеше эшчәнлегендә коррупцион хәвеф-хәтәрләрне кисәтү һәм булдырмау, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында профилактик эш алып бару турында мәсьәләләр каралды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Марк Токарев комиссия әгъзаларын «коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру»муниципаль программасы кысаларында башкарылган эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Район массакүләм мәгълүмат чараларының коррупциягә каршы пропаганда эшчәнлегендә уңай эше билгеләп үтелде.
.png)