Минзәлә районыннан Алексеевлар гаиләсе "Нечкәбил"зона фестивалендә катнашты

2022 елның 1 июле, җомга

Сарман район мәдәният сараенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән "Гаилә канаты астында" Төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган XVII "Нечкәбил" республика матурлык, ана һәм гаилә конкурсының зона фестивале булып узды.

Анда күрше район һәм шәһәрләрдән 16 гаилә катнашты. Николаевка авылыннан Алексеевлар гаиләсе Минзәлә районын лаеклы тәкъдим итте. Наталья Алексеевна Николаевка авыл мәдәният йорты директоры булып эшли. Җырлый, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Бу үрнәк гаиләдә ике бала тәрбияләнә. Узган ел Наталья үзенең сеңлесе Юлия Мельникова белән бергә "Могҗизалар кыры"тапшыруында катнашты.

Конкурста катнашучылар үзләре һәм гаиләләре турында сөйләделәр, оештыручыларның сорауларына җавап бирделәр.

Фото "Сарман"газетасы сайтыннан.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/semya-alekseevykh-iz-menzelinskogo-rayona-prinyala-uchastie-v-zonalnom-festivale-nechkebil

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International