Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:
Консультация-кисәтү
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
2022 елның 1 июлендә 11 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр
2022 елның 1 июлендә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән төньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, аерым районнарда яшен.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Фото архивтан.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
