Минзәлә электр челтәрләренең административ-көнкүреш корпусы бинасын ачу тантанасы булды

2022 елның 26 июне, якшәмбе

2021 елның июнендә «Сетевая компания» АҖ филиалы-Түбән Кама электр челтәрләренең төп фондларын яңарту кысаларында административ – көнкүреш корпусы, җылы автостоянка төзелешенә старт бирелде. Ә хәзер бу заманча бина Минзәлә шәһәренә матурлык өсти. 

Ачылу тантанасында «Сетевая компания» АҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, Татарстан район электр челтәрләре башлыклары, ветераннар, РЭЧ хезмәткәрләре һәм төзүчеләр катнашты.

Тантана Минзәлә театры артистларының театральләштерелгән тамашасыннан башланды. Инсценировка 1952 елда Мәлкән авылында беренче электростанция төзелгәч, тарих белән бәйле була.

Тасманы тантаналы рәвештә кискәннән соң, «Сиройинвестинжиниринг» төзелеш компаниясе ҖЧҖ директоры Рафаэль Сәгыйтов РЭЧ башлыгы Радик Гайсинга символик ачкыч тапшырды.

Аннары кунаклар административ бинаны һәм РЭЧның көнкүреш корпусын карадылар. Минзәлә электр челтәрләренең административ-көнкүреш корпусы район һәм шәһәр кулланучыларын электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыру, гражданнарны кабул итү уңайлылыгы һәм персоналның хезмәт шартларын яхшырту өчен төзелгән. Минзәлә электр челтәрләре районы гомуми мәйданы 2 мең кв. метрдан артык булган территориягә, 19 авыл җирлегенә, 69 торак пунктка хезмәт күрсәтә.

Шулай ук бу бәйрәм көнендә энергетикларга озак һәм намуслы хезмәтләре өчен төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/sostoyalos-torzhestvennoe-otkrytie-zdaniya-administrativno-bytovogo-korpusa-menzelinskogo-rayona-elektricheskikh-setey

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International