23 июнь көнне 21.00 сәгатьтә Минзәлә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов җитәкчелегендәге 87 кешедән торган делегация Екатеринбург шәһәренә барып, милли Сабантуй бәйрәмен үткәрүдә ярдәм итү өчен юл тотты. Инде берничә ел рәттән Конгресс үтенече буенча безнең театр артистлары, район мәдәният сарае үзешчән коллективлары һәм Екатеринбург татарлары, шулай ук "Агыйдел"дәүләт җыр һәм бию ансамбле Екатеринбургта татар халкының милли бәйрәмен Сабантуй үткәрәчәк. Бәйрәмгә әзерлек тулы куәтенә бара