22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Хәтер шәме»Бөтенроссия акциясе үткәрелде. Социаль хезмәткәрләр, 83 өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар белән берлектә, акциядә алучыларның өйләрендә генә түгел, китапханәдә дә, һәлак булган сугышчылар һәйкәлләре янында да катнаштылар. Чәчәкләр салдылар, Хәтер шәме кабыздылар, волонтерлар 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы турында шигырьләр укыдылар, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Акциянең төп максаты-һәр кешегә сугыш ветераннарына хөрмәт белдерү, Ватаныбызның героик үткәне өчен горурлык күрсәтү мөмкинлеге булды.



