Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Консультация-кисәтү

метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 24 июнендә төнлә һәм көндез урыны белән, күбесенчә көньяк районнарда, кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International