Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Брест крепостеның легендар сакчысы – Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов Альвидиноның туган авылында "Голос Победы-Жину авазы 2022" II Республика хәрби-патриотик җыр фестиваль-конкурсының гала-концерты узды.
Финалга чыгучылар арасында республиканың 22 районыннан Минзәлә районыннан солистлар да бар иде.
Фәррахов Салават "Вокал-соло" номинациясендә беренче урынны алды;
Таҗкаева Риана һәм Сәидә "Вокал ансамбль" номинациясендә II класслы төркем өченче урынны яуладылар. Җитәкчесе: Әхмәтова А. Ф., "Татмушуган мәдәният йорты" МБУК
Насыйров Марк, "Вокал-соло" номинациясендә I урын, II төркем.
Җитәкчесе: Кәримова Гүзәлия Әбҗәит кызы, балалар сәнгать мәктәбе.
